Шилнәбаш авылының мәдәният йорты каршында «Россия – минем Ватаным» дип исемләнгән эчтәлекле программа оештырылды

2015 елның 19 июне, җомга
Шилнәбаш авылының мәдәният йорты каршында «Россия – минем Ватаным» дип исемләнгән эчтәлекле программа оештырылды. Әлеге чара матур җыр белән башланып китте. Аннан соң бәйрәмгә җыелганнарны әлеге көн тарихы белән таныштырып үттеләр. Балалар үткәргән викторинадан бик канәгать калды, теләп бирелгән сорауларга җавап эзләде. Яшүсмерләр бергәләшеп Россия гимнын җырладылар, аннары мәдәният йорты директоры Анжелика Понамарева мавыктыргыч бәйгеләр оештырды, дип язды безгә Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International