Боерган авылы китапханәсендә “Без аралаша беләбезме?” дип аталган балалар иртәсе уздырылды.

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Боерган авылы китапханәсендә  “Без аралаша беләбезме?” дип аталган  балалар иртәсе уздырылды. Бәйрәм психологик тренинг белән башланып китте. Балалар иң элек  кеше рәсемнәре ясадылар, һәр бала үз рәсеменең эчтәлеген сөйләде. Балаларның холкы, матурлыкны күрә белүләре, төгәллекләре рәсемдә бик ачык күренде. Балалар өлкәннәр, яшьтәшләре  белән ничек сәламләшүләре турында фикер алыштылар.”Тәмле сүз “ дип аталган китапка китапханәче Флүзә Сәлимова күзәтү ясады. Балаларның  ” Хәерле иртә”, ”Хәерле көн” сүзләре кергән шигырьләр, җырларны  бәйрәмнең иң матур бизәге булды. Китапханәгә 9  бала язылды,  18 китап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International