Ташкичү авыл китапханәсендә “Канлы тарих эзләреннән"дигән әңгәмә

2015 елның 23 июне, сишәмбе

22 июнь көнне Ташкичү авыл китапханәсендә “Канлы тарих эзләреннән”, дип исемләнгән балалар белән әңгәмә үткәрелде. Китапханә мөдире Светлана Мухаметнабиева  балалар белән бергә: сугыш ничек башлаган, Ташкичү халкы ничә кешене сугышка озаткан,  авыр 1941-1945 елларында кешеләр ничек яшәгәннәрен искә алдылар. Аеруча, сугыш вакытында яшьләр тормышы темасы кызык булды. Әңгәмәгә балалар үзләре белән  Бөек Җинүгә багышланган  рәсемнәр алып килделәр. Рәсем конкурсында җинүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International