22 нче июнь көнне Күзкәй авыл китапханәсендә Парк һәм скверлар елына багышланган “ТАБИГАТЬ - байлык, сафлык, сәламәтлек”- экологик дәрес узды. Очрашуга “Акчарлак” җәйге лагеренда йөрүче 33 бала катнашты һәм биология белгече - эколог Гыйззәтуллина Тәгъзимә Галимҗановна чакырылган иде. “Табигать – тиңсез хәзинә”дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында библиографик күзәтү, “Гаҗәеп серле үләннәр”- викторина, “Җирдә үскән аптека”-әңгәмә, сорау-җаваплар белән барган бу очрашуда балалар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптылар, белемнәрен сынадылар.