"Гиндикуш" музеенда " Ватанның хәрби бүләкләр" дигән яңа экспозиция- күргәзмә ачылды

2015 елның 23 июне, сишәмбе
 "Гиндикуш" музеенда " Ватанның хәрби бүләкләр" дигән яңа экспозиция- күргәзмә ачылды Чарада  тыл ветераннары, авыл халкы,  район башлыгы Васил Хаҗиев  , Әфган, Чечня сугышларында катнашкан ветераннар, район хәрби комиссары Рәис Юнысов ,район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина , авыл җирлекләре башлыклары һ.б. катнашты  . Анда Советлар Союзы хәрби орденнары һәм медальләре тупланган. Әлеге экспозицияне музейга күптән түгел Мәскәүдән кайтарганнар. «Мондый тулы коллекция Татарстанда бездә генә», – дип аңлатма биреп үтте музей җитәкчелеге. Стендта әлеге орден-медальләр белән бүләкләнгән батырларның фоторәсемнәре урын алган. Аның янында Ватанны саклаучылар династиясе – Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан Шәйхелислам Бәдертдинов һәм аның уллары, оныклары хакында мәгълүмат урнаштырылган. Халык әлеге күргәзмәне бик кызыксынып карады. Бу экспозицияне алып кайтып урнаштырырга ярдәм иткән иганәчеләргә соңыннан  музей җитәкчелеге рәхмәт хатлары тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International