27 июньдә Президент праймеризы үтәчәк

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
27 июньдә Казанның Теннис академиясендә беренче Президент праймеризы  үтәчәк  
Президент праймеризында республиканың төрле иҗтимагый оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән 4 кандидатның катнашуы көтелә. Алар арасында республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миннеханов,  Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе экс-президенты Олег Морозов бар. Бу көнне праймеризда катнашучы 1636 сайлаучыларның тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып төзелгән рейтингка карап,  4 кандидат арасыннан 3се сайлап алыначак. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International