Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге"Подросток-2015" операөиясе кысаларында Татарстан поселогнда яңа төзелгән буада су керүче балалар белән , суда балалар гомерен алып киткән фаҗига кабатланмасын өчен, аңлату эшләре алып барды. Бу профилактик әңгәмәләрдә балаларны сулыкларга үзләрен генә җибәрергә, өлкәннәрдән башка суга керергә рөхсәт итмәскә кирәклеге аңлатылды,суда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә: таныш булмаган һәм әлеге максатлар өчен каралмаган, су төбе өйрәнелмәгән сулыкларда коенмаска, ярдан эчкә йөзеп кермәскә, суда уеннар оештырмаска; ярдан суга сикермәскә, су коенганда тәннең чамадан тыш суынуына юл куймаска, балаларны күзәтүчесез калдырмаска.
Бу буаны ООО «Феникс» оешмасы тәртипкә китергән, буйбаклар куелган , суда коену тәртипләре язылган стендлар ясалган, коткаручылар дежур тора