19 июнь көнне Яңа -поселогы мәдәният йортында наркотикларга каршы көрәш акциясенә багышланган “Һәләкәттән сак булыйк” (Остановить беду)-дигән тематик кичә булды. Мәдәният йортына урта мәктәп каршында оешкан” Рамбензон”- лагерь балалары җыелган иде .Алар өчен “Зорка- Венера”- дип исемләнгән художественный фильм күрсәтелде.Балалар бу фильмны тында алмыйча , киноның эченә кереп китеп карадылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар. Кинога анализ ясадык. Аннан соң Яңа-посёлогы медицина хезмәткәре Садретдинова Гөлгенә Камильевна , баш китапханәче Шарапова Ландыш Яудатовна,Художество җитәкчесе Абдуллина Нурия Рафкатовналар тирән мәгънәле чыгыш ясадылар. Балалар бик канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар.