20 июнь көнне кич белән Яңа-поселогы мәдәният каршында бәйрәм төсе биреп татарча музыка яңгырап торды . ТАССР ның оешуына 95 елга багышланган “Туган ягым - яшел бишек “- дип исемләнгән музыкаль - тематик кичә иде ул.Яшьләргә Татарстан турында викторина оештырдык, аларның туган якларын бик яратканлыклары, җавапларыннан күренеп тора иде , моңа бездә бик сөендек.Бу көнне рәхәтләнеп татарча күңел ачтык, җырладык, биедек, әби-бабаларыбызның элеккеге “Капкалы”,”Сигезле”,”Йөзек салыш “ һәм башка бик күп төрле уеннарын яшьләр күңеленә сеңдереп каласы килде.Без аларны буынан-буынга тапшырып, саклап калырга тиешбез.