21 июнь көнне Яңа-Поселогы һәйкәл каршында “Хәтер көнен” - билгеләп үттек .Һәйкәл янына Яңа- поселогы урта мәктәп укучылары җыелган иде. Сугыш чоры балалары ирле-хатынлы Мөбәрәкша абый белән Акълимә апа Касыймовларда килгән иделәр. Алар үзләренең балачаклары булмау , бик иртә ятим калып, олыгаерга , тормыш арбасын сөйрәргә туры килгәне турында сөйләделәр.Укучыларга үгет- нәсихать бирделәр.Безнең матур тормышыбыз, сабыйларның татлы йокылары өчен үзләренең гомерләрен биргән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдык һәм алар өчен венок салдык.
Яңа посёлогы мәдәният йорты директоры:Сәрия Ахсанова.