– Үзем урында түгел бит әле, сеңлем. Зөфәр абыең барысын да сөйләп, басуга алып чыгар. Егетләребез бар куәткә печән җыя анда, – диде Анатолий Александрович телефоннан.
Шулай да Җәйләүгә барып җитеп, фермер биләмәләренә килеп туктагач, Зөфәр Галиәкбәров белән хуҗа кеше безне үзе каршы ала. Кырыкмаган-кырык эшен читкә куеп, Анатолий Касакин терлек азыгы әзерләү эшенең барышы белән үзе таныштырырга булган.
– Быел 260 тонна печән әзерләячәкбез. Ел саен 5әр мең тонна силос әзерли идек, бу җәйдә дә чокырга шул чама салып куярга ниятлибез. Аннары 1200 тонна азык сыешлы икенче бер чокырга сенажын да урнаштырачакбыз, – ди ул машинада басуга барганда. – 176 гектарда – катнаш азык , 48 гектарда – суданка үләне, 79 гектарда – люцерна катыш клеверыбыз бар. Люцерна белән клеверны дүрт көн элек чабып, аны җыю белән мәшгульбез. Печәндә биш кеше эшли.
Шулай да 79 гектарлы шул басуга барып җиткәнче фермер юлның ике ягында матур булып утыручы, бер генә чүбе булмаган арпа, катнашазык үләне үскән кырларны күрсәтә. Азык үләне үскәнендә тукталып, ул безгә биредә терлек өчен яшел масса чабучы, тырыш эшчеләренең берсе – Сергей Федотов турында сөйләп ала.
– Сергей хуҗалыктагы төп механизаторларның берсе. Ул терлекчелек тармагына беркетелеп, фермага кагылышлы эшләрне башкара: көненә өч тапкыр малларга үлән чабып алып кайта, азык тараткычта эшли. Кыскасы, үз эшен җиренә җиткереп, белеп, тырышып башкара, – ди фермер.
Сергей Петровичка аның улы, быел җиденче сыйныфны тәмамлаган Петр да ярдәм итә.
Трактор белән печәнне машинага төяүче Николай Иванов та тырыш механизаторларның берсе. Ул Григорий Яковлев кебек үк биредә 2002 елдан – хуҗалыкның оешкан чорыннан ук эшли. Чәчүдә, кырда бетмәс-төкәнмәс бар эшне ул тел-теш тидерми башкара. Аның тормыш иптәше Татьяна да фермер хуҗалыгында сыер савучы булып эшли.
Сүз арасында, быелгы печәннең сыйфаты турында да сөйләшеп алабыз. Һәммәсе дә быелгы язның, җәйнең әйбәт килүен билгели: