Велосипедта йөри беләсеңме?

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Балаларны юлны  күзәтергә өйрәтегез. Ул юлдагы куркынычны  күрә  белсен.Туктап   торучы  автобус үзе артыннан килүче машинаны  каплый. Балагыз белән тукталышта туктап  торучы автобусның артыннан  килүче машинаны күрсәтмәгәнен  күзәтегез.Баланы  юлны аркылы  чыгар  алдыннан әзрәк туктап  торырга  өйрәтегез: Балаларны  хәтта “буш” урамнарны аркылы  чыкканда  да  игътибарлы булырга  өйрәтегез.

Кагыйдәләр түбәндәгеләр:1) юлларда хәрәкәт вакытында велосипед белән идарә итү 14 яшьтән, мопед белән идарә итү 16 яшьтән кечерәк булмаган кешеләргә рөхсәт ителә;2) велосипедчылар уң як полоса читеннән бер рәт булып кына хәрәкәт итә алалар, әгәр җәяүлеләргә комачаулык тудырылмаса, обочинадан да йөрергә ярый;3)колонна булып хәрәкәт итүчеләр 10ар велосипедчыдан торган группа булып бүленеп, араларында 80-100м ара калдырып барырга тиешләр

Исеңдә тот!

*   Светофорның  яшел төстәге  уты  кабынганчы   кузгалма;

*      син  чыгасы  юлда  машиналарның   туктаган  булуына   инан;

*      якында  синең   юлыңа  борылучы  машина  булу-булмавын  игътибар  белән  кара;

*      әгәр  андый  машина   булса, аларның   сиңа  юл  бирүләренә  инан;

юлның    яртысына  җиткәч,  тагын  бер  мәртәбә  кара: барлык  транспорт  чаралары  да туктаганнармы  һәм  җәяүлеләрне  үткәрәләрме

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International