Район кулланучылары җәмгыяте Гөлнур Ахметшинаны 55 яшьлек бәйрәме белән тәбрик итә!

2015 елның 30 июне, сишәмбе
Район кулланучылары җәмгыяте оешмада өлкән хисапчы булып эшләүче  Гөлнур   Мизхат кызы  Ахметшинаны 55 яшьлек  бәйрәме белән тәбрик итә!
Гөлнур   Мизхат кызы үзенең   хезмәт юлын 1979 елда  ревизор булыр башлап җибәрә, Бөгелмә кооператив  училищасын  бетерә, хисапчы булыр эшли башлый һәм  өлкән хисапчы дәрәҗәсенә  күтәрелә , күп еллык хезмәте өчен Россия кулланучылар  оешмасының профсоюзы бүләгенә лаек була, тырыш- эшчән бу  ханымны хезмәттәшләре  бик хөрмәт итә, ярата,хезмәтенә бирелгәннеге өчен  рәхмәт әйтә.

Гөлнур ханым! Сез үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә - олы ихтирам казангансыз.

Алдагы гомер юлларыгызны   сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын ,Сезгә! Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International