Яңа Бүләк авылы китапханәсендә

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә  китапханәче Зөлфия Мингалиева мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен “Белем иленә юл күрсәтүче син, китап!”  дип аталган чара  уздырды. Бу көнне укучылар  китапхәнәдәге балалар өчен булган китаплар, газета һәм журналлар белән таныштылар, аларга күзәтү үткәрделәр. “Сабантуй”, “Тылсымлы куллар”, “Салават күпере”, “Антошка”   журналларында  басылган  башваткычларны чиштеләр, хикәя, шигырьләрен укып фикер алыштылар, балалар әсәрләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар таптылар. Соңыннан үзләрен кызыксындырган китапларны укыдылар, мавыктыргыч  уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International