Тукай районында халык иҗаты әсәрләрен язып алу максатыннан 25 -28 июньгә чаклы Боерган, Калмаш, Биклән,Күзкәй,Кенәз, Иске Абдул авылларында музыкаль-этнографик экспедицияләр оештырылды .Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доцентлары Л.И. Сарварова, Г.М. Макаров һәм теортик- композиторлар факультеты студентлары катнашында узган бу экспедициядә халык иҗаты, фодьклор һәм аерым башкаручыларның чыгышлары тыңланды.