30 июнь көнне Сосновый Бор поселогы "Солнышко" балалар бакчасына йөрүче балалар янына Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре һәм "Бригантина" агитбригадасының волонтерлары килде.Алар " «Добровольцы-детям»акциясе кысаларында кечкенәләр белән"Үзеңне сакла" дигән чара уздырдылар-юл кагыйдәләре, урам аркылы чыкканда сак булу, үзең генә өйдә калганда, су коенганда,ут-күздән саклануга багышланган видеолар карадылар ,төрле спорт күнекмәләре башкардылар ,истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
.jpg)