Малтабар авылында ифтар ашында тирә-күрше авылллардан да катнаштылар

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
28 июнь көнне Тукай районының Малтабар авылында ифтар ашы узды. Анда 50 якын кеше, шул исәптән Күзкәй, Калмия, Боерган, Колыш авылы мөселманнары да катнашты. Ураза тоткан кардәшләребез каршында районның  имам-мөхтәсибе Җәүдәт  хәзрәт Харрасов кеше гомеренең кыскалыгы һәм аны бәрәкәтле, хәерле итеп үткәрергә кирәклеге турында вәгазь сөйләде. Чаллы кунагы Фәүзия Бәйрәмова исә намаз мөһимлеге турында үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.


Чыганак:"Якты ю"л газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International