"Балкыш" лагерьдә 18 көн буена мавыктыргыч чаралар узды

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Новотроицкое авылында  25нче июнь көнне  «Балкыш» балалар лагеренең ябылу тантанасы узды  .   18 көн буена лагерьдә мавыктыргыч чаралар узды,төрледән-төрле кызыклы бәйгеләргә бай булган.  Свияжск шәһәренә, Иске Абдулда урнашкан «Гиндукуш» музеена экскурсиягә, «Дельфин» бассейнына ял итәргә бардылар . «Балкыш» лагереның ябылу тантанасында балалар смена барышында нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәткәннәр: җыр-биюләргә бай булган концерт программасы күрсәттеләр .Лагерьның җитәкчесе Әлфия Шәйдуллина ял итүче ,актив балаларга  концерт ахырында    тәбрикләү сүзләре җиткерде һәм мактау кәгазьләре тапшырды 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International