Яңа Бүләк авылы китапханәчесеннэн язалар

2015 елның 7 ноябре, шимбә

Туган ягыбыздан көз атлый. Көз –ул муллык. Көзге уңыш, муллык белән таныштыру, белемнәрен арттырумаксатыннан3нче ноябрь көнне Яңа Бүләк авылы китапханәчесе “Сәйлән”балалар бакчасында тәрбиячеләр белән берлектә “Матур да соң алтын көз !” дигән чара уздырды. Чарада 13кеше  (10бала) катнашты.

    Бакча балалары  көз турында рус һәм татар телләрендә матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләр дә биеделәр. Көз кызы- Сөмбеләнең килүе бәйрәмне тагын да  ямьләндерде. Сөмбелә алып килгән “Яфрак җыю”, “Танып бел”, “Яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр”дигән уеннарда балалар теләп катнаштылар. Бигрәк тә күз бәйләп яшелчәләрне тану, ул яшелчәләрдән нинди ризыклар әзерләргә мөмкин икәнне белү нәниләргә кызыклы булды. Шулай ук алар Сөмбелә әйткән табышмакларның да җавапларын таба алдылар, аерым шакмаклардан төрле яшелчәләр дә төзеделәр. Чара көз темасына рәсем ясау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International