3нче ноябрьдә “Халыклар бердэмлеге” көне уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә викторина үткәрелде.
Викторина 4 турда узды. Гарипова Алсу викторинага бик кызыклы ,мавыктыргыч сораулар эзерләгән. Чарада катнашучы балалар, республиканың тарихи урын-нары,күренкле шәхесләре,әкият геройлары,туган авылым тарихы турындагы сорауларга бик төгәл җавап бирделәр.Чарага 14яшькәчә кадәр балалар чакырылган иде.
Клуб җитәкчесе Низамова Зилә авылда яшәгән милләтләр турында сөйләде, аларнын гореф - гадәтләре белән таныштырды. Аларга авыл тарихы,китапханә,клуб эшчәнлеге буенча слайдлар күрсәтелде.