Барыбызга да билгеле булганча ,30 нчы октябрь –реппрессия корбаннарын искә алу көне. Әлеге уңайдан без- китапханәче Бахтеева З.М.,музей директоры Гарипова Р.Р., мәдәният йорты директоры Валиева Г.Ф., сәнгать җитәкчесе Ситдикова К.М.,авыл җирлеге башлыгы Сафина Р.Х. һәм Ахтямова Г.Ф. репрессия корбаны Минһаҗ бабайның балаллары Хәнифә апа һәм Гаяз абыйлар белән очрашуга бардык. Алар үзләренең әтиләрен алып чыгып киткән көнне елый-елый искә алдылар.Берсеннән берсе кечкенә 8 бала күпме кимсетелүләргә дучар ителеп яшиләр.Нахакка рәнҗетелгән авыл агае 7 елдан соң гына туган якларына кайта.Хәнифә апаларның сөйләгәнен тыңлаганнан соң шул елларның фотоларын карадык, аларга очрашу истәлеге итеп кечкенә генә бүләкләр тапшырдык.
Китапханәче Бахтеева З.М.