"Туган якның кадерле урыннары" дип аталган үз иҗаты белән таныштырды.

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
Кенәз  поселогы  мәдәният йорты( китапханә) «Чишмә башы» («Истоки») бәйгесе кысаларында 2 нче ноябрьдә тамашачыларны "Туган якның кадерле урыннары" дип аталган  үз иҗаты белән таныштырды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгә Княз авыл җирлегенә караган –   Казил һәм Чыршиылы авыллары , Татарстан  һәм  Сосновый  бор поселоклары турында документаль  фильм күрсәтелде,авыллларга багышлап язылган шигырьләр укылды,
   «Айбагыр»» керәшен халык фольклор коллективы«Бэлеш ачу»  ,"Наз" Фольклор   коллективы"Каз өмәсе"  йоласын күрсәтте.Балалар  «Задоринки»фольклор коллективы,«Славица»вокаль ансамбле дә  халыкка матур иҗат эшләрен күрсәтте. Авылының символына презентация оештырылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International