Шәхси эшмәкәр,эшен туктатсаң, учеттан төшәргә онытма һәм отчетыңны тапшыр!

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

 

Татарстан Республикасының    Пенсия фонды  мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча шәхси эшмәкәрләр түләргә тиешле иминият взносының күләме  2015елдан түләүченең күпме керем алуына бәйле булуын исегезгә төшерә.

Барлык шәхси эшмә-кәрләр дә 2015 елның 31 декабренә кадәр мәҗбүри пенсия страхованиесенә 18 610, 80 сум (керемнең күпме булуына бәйсез рәвештә), мәҗбүри медицина страхованиесенә страхование 3 650  сум 58 тиен түләргә  тиеш ләр. Әгәр дә шәхси эшмәкәр салым органнарына отчетын тапшырмаса һәм шуның белән бәйле рәвештә Пенсия фондында аның керемнәре турындагы мәгълүмат булмаса, иминият түләүләре чик суммада – иң түбән  хезмәт  хакының сигезләтә  күләмендә,  ягъни  148 886,   40   сум алыначак.

2015 елда шәхси эшмәкәрлек  эшчәнлеген туктатырга җыенучыларның игътибарын аларның да 2014 ел өчен дә, шулай ук 2015 ел  өчен  дә салым  декларациясе  тапшырырга тиеш булуларына юнәлтәбез. Әгәр дә алар моны эшләмәсәләр, Пенсия фонды гамәлдәге закон нигезендә алардан  иминият  взносы таләп итәргә  мәҗбүр булачак.  

  Кызыксындырган сораулар белән  мөрә-җәгать итәргә мөмкин.

Пенсионная справочная   074, 30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-3-074

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru, www.fond.nabchelny.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International