Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында “Авылым иртәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша узды.

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

      «Истоки» («Чишмә башы”) районкүләм фестивале кысаларында 4нче ноябрь көнне Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында “Авылым иртәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша узды.

 Тамаша башланганчы мәдәният йортына килгән кунаклар авылдашларыбыз һәм мәктәп укучылары тарафыннан эшләнгән  кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, «Яңа Бүләк”авылы җырына туры китереп төзелгән слайдлар карадылар.

    Тамашаны мәдәният йорты  режисеры Дилбәр Гимазетдинова ачып җибәрде.

    Үзе туплаган мәгълүматләргә нигезләнеп,   Яңа Бүләк авылының оешу, исеменең килеп чыгу  тарихы турында китапханәче Мингалиева Зөлфия  кызыклы итеп сөйләде. Слайдлар ярдәмендә ул шулай ук авылның истәлекле урыннары, чишмә- сулыклары , авылның данын еракларга таныткан мәшһүр кешеләре белән дә таныштырды.  Мингалиева З. Я., авыл тарихына нигезләнеп,  мәдәният йорты директоры  Н.Гимазетдинов төзегән авыл логотибы турында да сөйләде.

     Тамаша барышында солдат каршылау, кыз сорау, килен төшерү йолалары да күрсәтелде. Авылыбызның яшь башкаручылары белән бергә сәхнә ветераннарыбыз Хөснетдинова Ә.,  Мирсәитова Р.,  Харисов Х.,  Харисов С. һ. б. ларның чыгышларын тамашачылар җылы каршыладылар.

   Кичә туган авылыбызга багышлап авылдашыбыз, үзэшчән композитор  М. Зәйнуллин иҗат иткән “Яңа Бүләк“ җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International