19 ноябрьдә Чаллыда ТР Россия кулланучыларына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинаның эшмәкәрләр белән очрашуы көтелә. Очрашу «Бизнес һәм хөкумәт: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында оештырыла. Эшмәкәрләр җитәкче белән берлектә хәл ителү соралган мәсьәләләр хакында фикер алышачак. Әлеге очрашуның оештыручысы — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов. Марина Патяшинага сораулар бирер өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть.рф сайтында яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасында теркәлергә кирәк. Моннан тыш, 8(843)203-44-17 телефонына шалтыратып гариза калдырырга мөмкин.
«Бизнес һәм хөкумәт: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты 2014 елдан бирле эшли. Әлеге вакыт эчендә 18 очрашу оештырылды. Бизнес вәкилләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Александр Груничев, Марина Патяшина, Артем Сидоров һәм башка җитәкче затлар белән эшлекле очрашуларда булды. Аның нәтиҗәсе буларак, әлеге тармактагы дистәләгән мәсьәлә хәл ителде.