Кичә “Кабатланмас безнең сɵюләр” шигырен сәхнәләштерү белән башланып китте.

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Кабатланмас безнеӊ сөюләр...

2015 ел  Әдәбият елы дип игълан ителде. Шул уңайдан ра         йоныбызда һәм авыл китапханәләрендә бик күп чаралар узды.

7 ноябрьдә Круглое Поле поселогының мәдәният йортында районкүләм чара – Гɵлүсә Шаһбанның “Кабатланмас безнең сɵюләр” китабын тәкъдир итү кичәсе үтте. Чарага Гɵлүсә ханым үзенең тормыш иптәше күренекле җырчы Закир Шаһбан белән килде. Кичәгә районыбыз авыл җирлекләрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез дә чакырулы иде. Кичә “Кабатланмас безнең сɵюләр” шигырен сәхнәләштерү белән башланып китте. Җыелуыбызның тɵп сәбәпчесе булган Гɵлүсә ханым һәм тормыш иптәше Закир Шаһбан сәхнә түренә чакырылды. Гɵлүсә ханымның тормыш юлы белән танышып үткәч, аның турында презентация күрсәтелде. Презентация автор сүзләренә язылган “Күңелдә әллә ни” җыры белән берлектә барды. Кичәдә  районыбыз китапханәчеләре – Калмаштан Гɵлсинә Салихова, Иштирәк авылыннан Алия Закирова, Казаклар авылыннан Алсу Гарипова,  Түбән Суыксу авылыннан Ләйлә Ихсанова аның шигырлләрен укып үттеләр. Гɵлүсә ханым үзе дә берничә шигырен сɵйләп китте. Аның шигырьләре гадилеге, ихласлыгы белән күңелне тиз яулап алалар. Челтерәп аккан чишмә агышындагы, табигыйлек хас аның шигырьләренә. Гɵлүсә ханымның  шигырьләрендәге эчкерсезлек, самимилек, алардагы хисләр ɵермәсе, күңел бик тансыклаган яктылык һәм җан җылысы, кɵзге кɵннән икенче бер матур, шигьри дɵньяга алып кереп китә. Бу шигырьләрне укып күңел чистара, сафлык белән тула. Шигырьләрдән аңлашылганча, Гɵлүсә белән Закир кɵзге яфрак бураннары уйнаган кɵннәрдә танышканнар. Кɵзге сарылык кебек үзгә бер балкыш белән тулы сɵю яктылыгы күп кенә шигырьләрдә чагыла. Кичәдә Гɵлүсә ханым тормыш иптәше Закир Шаһбан белән очрашу тарихын сɵйләп китте һәм сүз аңа бирелде. Ул кичәне оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Закир Шаһбан Гɵлүсә ханымның аныӊ исеменнән язган “Гомерем минем тоташ караңгылык” шигырен сɵйләп үтте һәм яраткан тамашачысына үзенең җырларын бүләк итте.

Тукай районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гүзәл Юныс кызы Шакирова Гɵлүсә ханымга һәм аның гаиләсенә рәхмәтен җиткерде һәм иҗади уңышлар теләде.

Кичәне ике телдә Калмия авыл китапханәчесе Альмира Гыйлфанова һәм Яңа поселогы китапханәчесе Айгɵл Габдрахманова алып бардылар.

 

 

Калмия авыл китапханәчесе Альмира Гыйлфанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International