Мусабай-Завод мәдәният йортында

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

  Мусабай-Завод мәдәният йортында «Хәтер бизәге» исеме астында авыл тарихына нигезләнеп эшләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Тамаша Мусабайның килеп урнашу, күмер җитештерү күренешләре белән башланып китте. Алга таба әби белән бабайның яшь вакыттагы уен-җырларын, гореф-гадәтләрен сөйләүләре бер-бер артлы күркәм үрелеп барды.

Тамашачы үзен сәхнәдә барган вакыйгалар эчендә катнашкандай хис итте. Өлкән буын кешеләре: «Чыннан да, нәкъ шулай иде бит...», – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә карадылар.

Концертыбыз әкренләп бүгенге көнгә килеп тоташты. Ахырда халыкка авылыбызның логотибы, беренче тапкыр авылыбыз турында язылган җыр һәм шул җыр буенча төшерелгән клип тәкъдим ителде.Бәйрәм концертында "Сорнай" ансамбле солисты, авылдашлары Ильмир Ялаловта катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International