13 ноябрь көнне Теләнче Тамак авылында күп еллар халыкка ветеринария хезмәте күрсәткән, кырык бер ел ветеринария табибы булып эшләгән Әзһәм Гайсә улы Гайсинга мемориаль такта кую тантанасы булып узды.
Җомга иртәсендә әлеге чараның олы кунаклары – Әзһәм абыйның хәләл җефете Суфия апа, аның балалары, оныклары булгандыр. Кулларына кызыл канәфер чәчәкләре тоткан районның ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл ветеринария участоклары хезмәткәрләре, авыл кешеләре бихисап булды – ветеринария пункты алдында алма төшәрлек тә буш урын юк иде.
– Язын, әлеге ветеринария пунктын ачкан мәлдә, Әзһәм абый Гайсин истәлегенә, әлеге бинага мемориаль такта урнаштырырга дип сүз биргән идек. Шөкер, вәгъдәбезгә тугры калып, бүген шушы чарага җыелдык, – дип сүз башлады район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделманов. – Шушы яңа бинага килгән һәркем, аның диварына куелган хәтер тактасын күреп, Әзһәм Гайсин турындагы истәлекне хәтерендә мәңге яшәтер, онытмас, – диде ул.
Әнсәр Әбделмановның кереш сүзеннән соң Әзһәм абыйның тормыш иптәше Суфия апа да тантанага килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде, йөрәк түреннән чыккан һәр сүзен кайнар яшь тамчылары белән дә чылатты.