2015нче елның октябрендә Ярославль шәһәрендә “Рәсәйнең киләчәк интеллектуаль лидерлары” исемле 2 нче форумы узды. Бу форумда Мәләкәс мәктәбенең 9 класс укучысы Ксенофонтов Евгений катнашты.
Бу форумга Россияның барлык төбәкләреннән сәләтле укучылар җыелды. Форумда катнашучыларга иң беренче таләп Бөтенрәсәй олимпиадасында җиңүче яки бик җитди проект авторы булу. Форум 4 көн дәвам ителде. Форумнан Евгений бик күп файдалы һәм мөһим булган тәҗрибә туплап кайтты