Бары тик 2 мең генә!

2015 елның 21 ноябре, шимбә

10ел элек Россия гражданнарының киләчәк пенсияләрен дәүләттән финанслау программасы аша арттыру мөмкинлеге туды. Бу вакыт аралыгында әлеге программага тукайлыларда 2 мең кеше кушылды

 
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге программада катнашучыларның киләчәк пенсияләренең тупланмалы өлешенә  2000 сумнан башлап 12000 сумга кадәр күләмдә ирекле взнос кертүләрен сорый.Моның өчен взносны хезмәт хакыннан тотып калуны сорап бухгалтериягезгә яисә www.pfrrt.ru сайтында “Пенсия фондына взнослар кертү квитанциясе” баннеры аша квитанция тутырырга һәм теләсә нинди кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ирекле взносларны “Ирекле взносларны түләү” баннеры аша банк карталары ярдәмендә дә кертергә мөмкин.. Бу эш агымдагы елның 27 декабренә кадәр башкарылырга тиеш. Шул вакытта гына дәүләт сез керткән сумманы ике тапкыр арттырып, киләчәк пенсиягезне тулыландыра ала.
 
 
Россия Пенсия фонды пенсияләрне дәүләттән финанслау программасы буенча гражданнарга телефон аша консультация бирүне оештыра. Тәүлек буе эшли торган 8-800-505-55-55 түләүсез номерына шалтыратып, әлеге программага кагылышлы барлык сорауларга җавап алырга була.

Пенсионная справочная   30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-3-074

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru, www.fond.nabchelny.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International