Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән кызыклы«Бизнес-десант» проект башлангыч алды. Ул бөтен республиканы колачлар дип уйланыла. Үз эшен ачарга һәм җәелдерергә теләүчеләргә бушлай бизнес-идеяләр вәгъдә итәләр.
“Бизнес-десант” проекты үз эченә эшмәкәрләр өчен бер төркем белем бирү семинарларын ала. Татарстанның Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге башлангычтан Тукай районында 26 ноябрьдә администрациянең утырышлар залында сәгать 11.00 дән 15.00 сәгатькә чаклы узачак.
Семинарда катнашучыларга бушлай әзер документлар комплекты белән бизнес-идеяләр тәкъдим ителә. Алар ярдәмендә кыска вакыт эчендә бизнесның яңа юнәлешен эшләтеп җибәрергә мөмкин. Бу проектта бизнес өлкәсендә чарланган кеше дә, әле беренче генә адымнарын ясарга теләүчеләр дә катнаша ала. Эшмәкәрләргә Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү формалары һәм инфраструктурасы турында җентекләп сөйләнәчәк. Шул исәптән «Фабрика предпринимательства» һәм «Ваш доступ к рынку» порталы турында да мәгълүмат биреләчәк.
Моннан кала семинарда катнашучылар каршында тәҗрибәле бизнес-тренерлар да чыгыш ясаячак. Алар кризис шартларында маркетинг серләре, тендер һәм салымнар белән бәйле законнарының нечкәлекләрен аңлатачаклар.