21 ноябрь көнне Круглое Поле мәктәбендә район балалар иҗтимагый оешмасының "Без бергә!" дигән слеты узды. Слетта спикер- рәисләр катнашты,анда Татарстан Республикасы балалар хәрәкәтенең модернизацияләү презентациясе каралды, Татарстан варислар берлегенең бердәм проекты һәм Программасы тикшерелде , Устав белшн танышу узды. Шулай ук район балалар оешмасының Устав һәм 2015-2016 еллар өчен эш планы каралды. Республикакүләм уза торган Слетка делегатлар сайланды. Район мәгариф идәрәсе Педагог-психологы А.В.Мочалов балалар белән тренинг уздырды