Кзыл- Байрак авылында туып-үскән, тыл ветераны Дәрига Әгләм кызы Фәхретдинованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова килде. Юбилярга Россия Федерациясе президентыннан котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән хуш исле чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр тапшырдылар ,аңа чын күңелдән исәнлек – саулык, бәхетле картлык,тыныч,матур көннәр теләде