Террорчылык очракларыннан саклану өчен һәркем уяу булырга тиеш

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Террордан саклану чараларын көчәйтү максатында хәтта китапханәләрне дә тикшерәләр. Әлеге эш аларда федераль исемлеккә кергән экстремистик эчтәлекле әдәбиятның булмавына инану өчен башкарыла. Ел башыннан районда эчке эшләр хезмәте тарафыннан 35 китапханә тикшерелде, мондый фактлар теркәлмәде, андый әдәбиятны тарату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталары ачыкланмады, дип белдерелде дүшәмбе көнне район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International