Кызыл тасмалар тараттылар

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

 СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Кенәз мәдәниятйорты хезмәткәрләре «Волонтер»  клубы  членнары белән берлектә 80 кешегә "кызыл тасма" дип исемләнгән акция кысаларында   ВИЧ инфекцияле кешеләрне язмыш кочагына ташламаска чакырып, урамнардан узып баручыларга кызыл тасмалар тараттылар.

 

Белгечләр әйтүенчә, автокала төбәгендә ВИЧ инфекцияле кешеләр саны шактый зур тизлек белән арта бара. Ел башыннан СПИДка каршы көрәш үзәгендә 258 авыру өстәмә исәпкә куелган. Узган ел  бу чорда яңа ачыкланганнар саны 200 булган. Ә, гомумән, төбәктә бүгенге көндгә мондый вирус йөртүче 2 мең 46 кеше санала, шуларның яртысыннан күбрәге Чаллылар.

Соңгы елларда инфекциянең кан тамырлары аша күчү очраклары күбәя. Моның беренче сәбәбе- җиңел юл белән табарга мөмкин булган наркотик матдәләр, аеруча дезоморфин һәм төрле ванна тозлары куллану, диләр медиклар. Хәзер ВИЧ үлемгә китерүче авыру булып саналмый. “Барысы да кешенең үзеннән тора. Әгәр аңа шәхси гомере кадерле икән, ул тиз арада исәпкә баса, дәвалана башлый һәм даими тикшерелеп тора. Мондыйлар әле тагын 20 генә түгел, 30 ел да яшәргә мөмкин”,- диде Кама төбәгенең СПИД ка каршы үзәк баш табибы Галимҗан Зарипов.  

 Вирус йөртүчеләрнең күпчелеген 20 дән алып 39 яшькә кадәргеләр тәшкил итә. Моңа кадәр бу куркыныч инфекция норкаманнар һәм фәхишәләр авыруы булып саналса, соңгы 2-3 елда ул башлыча социаль яраклашкан, ягъни белемле, уңышлы катламда күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International