Табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы белешмәсе

2015 елның 27 ноябре, җомга

Табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы Түбән Кама сусаклагычының Тукай районы территориясенә кергән яр буе зонасындагы җирдән законсыз файдалану очракларын ачыклады. Тарловка янындагы бу территориядә халык яр буендагы участокларны коймалар белән әйләндереп алып, сарайлар, бакчалар ясаган, анда төрле ашламалар керткән. Мондый эшчәнлек суны һәм сусаклагыч зонаны пычрату буларак бәяләнә. Моннан тыш, коймалар суга керүгә комачаулый.

Прокуратура биредәге корылмаларны алдыруны сорап Тукай район судына мөрәҗәгать итте, суд дәгъва гаризаларын тулысынча канәгатьләндерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International