27 нче ноябрь көнне 8 нче сыйныф укучылары үзләренең әниләренә "Әнием бар шул минем" исемендәге музыкаль-әдәби кичә оештырдылар. Кичә барышында матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Әниләре турында һәр бала бары тик җылы сүзләр генә әйтте.Кызыклы уеннар барышында сыйныф җитәкчеләре Эльмира Нәҗиповна балаларның, әниләрнең осталыкларын тикшерде. Балалар кулы белән әзерләнгән бүләк аеруча игътибарга лаек.Сакура чәчәкләре салкын кышкы көннәрдә дә күңелләрне бик озак җылытып торыр.