26 ноябрдә,безнең гаиләбезгә, Казанда “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумында катнашу бәхете эләкте. Чара Илкүләм дан үзәге һәм Андрей Первозванный фонды тарафыннан “Истоки” максатчан капитал фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган.
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, РФ Федераль Җыенының Федерация Cоветы әгъзасы Елена Мизулина, РФ Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кыз һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Ольга Епифанова, аның урынбасары Лариса Яковлева, Илкүләм дан үзәгенең Попечительләр советы рәисе Владимир Якунин, “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының Попечительләр советы рәис Наталья Якунина, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. катнашты.
Монда без үзебезнең татар милләтен, зур горурлык белән тәкъдим иттек. Килгән кунакларга “Каз өмәсе”бәйрәмен күрсәттек.Татар халкының традицияләре, чит регионнардан килгән кунакларда зур кызыксыну уятты.Алар безнең белән рәхәтләнеп татарча биеделәр,милли уеннарыбызны уйнадылар.Алып барган каз канатларын аларга бүләк итеп бирдек.Форумнан без зур канәгатләнү белән кайттык.
Сәмәкәй авылынан Исхаковлар гаиләсе.