Волейбол уеннарның финалы Сосновый Бор поселогының спорт залларында үтте.

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Волейбол уеннары буенча район беренчелегенең зона этаплары Мәләкәс авылы һәм Сосновый Бор поселогының спорт залларында үтте. Анда 1998 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар һәм кызлар көч сынашты. Барысы бергә спорт ярышларында 10 кызлар һәм 12 малайлар командалары катнашты. Ә финал өлешендә исә иң-иңнәр генә калып беренчелекне яуларга тырышты. Нәтиҗәдә кызлар арасында призлы урыннарга Теләнче Тамак, Яңа поселогы, Кнәз мәктәпләре укучылары чыкты. Малайлар арасында беренче өчлектә Биклән, Мәләкәс һәм Яңа поселогы укучылары калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International