«Татар халык курчагы» күргәзмә-бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурска 50дән артык курчак тәкъдим ителде
Бәйгенең максатлары – татар милләте мәдәниятен, халык иҗатын саклап калу, туган як, татар халкы тарихына кызыксыну уяту, яңа сәләтләр ачу.
Бәйге дүрт яшь төркемендә, 7 яшьтән алып 18 яшькәчә, балалар, яшүсмерләр арасында үтте. Шунысы куанычлы: балалар бер генә түгел, ә берничә курчак тәкъдим иттеләр."Татар халык курчагы» конкурсы оештыручылары җиңүчеләрне 6 номинациядә билгеләде. «Гүзәл курчак» номинациясендә беренче урынны Иске Абдулның балалар бакчасы коллективы яулап алды. II урын исә Мәләкәс авылыннан Матвей Низаметдиновка бирелде. «Мин уйный торган курчак» номинациясендә беренчелеккә (7-12 яшьлек балалар арасында) Иске Җирекледән Давид Зарипов белән Түбән Суыксудан Әдилә Фатыйхова чыктылар. Икенче урын Иске Абдул авылыннан Зилә Фәрваева белән Алсу Кәримовага бирелде. III урынны Айзилә Зәйнетдинова (Иштирәк), Рената Гатина (Кнәз), Алинә Мостафина (Биклән), Альмира Нуриева (Кнәз), Рания Сәитова (Иске Абдул) алдылар. 13-15 яшьлекләр арасында шул ук номинациядә I урында Яңа Бүләктән Ләйсән Газизова калды. Жюри бик озак сүз куертканнан соң, икенче урынны Биклән авылы кызы Айсылу Салиховага бирергә булды.
«Традицион курчак» номинациясе җиңүчеләрен билгеләгәндә дә кыенлыклар туды. Курчакларның бөтенесе дә җиңүче исеменә лаек, иң-иңнәр арасында тагын да яхшырагын сайлап алуы кыен, диделәр оештыручылар. Шулай да 13-15 яшьлек яшүсмерләр арасында I урынны Яңа поселогыннан Динара Хәйруллина яулап алды. Динараның укытучысы Фәридә Насыйрова белән бергәлектә чәйнек астына курчак формасында җылыткыч (грелка) ясавы бөтен кешене таң калдырды. Икенче урынны Кнәздән Рената Гатина белән Алексей Антонов бүлештеләр. Өченче урын исә педагог Эльза Лапаева (Бәтке) җитәкчелегендә башкарылган укучыларның эшләренә бирелде. Элеккеге елларда ук безнең әби-бабайларыбыз әйбер дә, мөмкинлекләр дә булмау сәбәпле, агач курчаклар белән уйнаганнар, аларны агач яфракларыннан киендереп күңел ачканнар. Боерган авылыннан Ренальд белән Радмир Габдуллиннар ясаган агач курчакны күргәч, мин ирексездән әбием сөйләгәннәрне исемә төшердем. Педагоглары Диләрә Гыйльметдинова белән малайларның үтә дә тырышканнары күренеп тора. Боларның барысына да жюри әгъзалары өстенлек бирде.