Шилнәбаш авылының китапханәсендә «Ветеран» клубының чираттагы очрашуы булып үтте. Әлеге күркәм чарага әниләр, әбиләр, аларның балалары һәм оныклары чакырулы иде.
II-III сыйныф укучылары – Стелла Хуснекаева, Аделина Шахметова, Тася Балашова, Лиана Солтанярова, Луиза Шәрәфиева, Ариана Прокопьева, Виктория Хлопунова, София Ерепова һәм иң кечкенә катнашучы Изабелла Хуснекаева үзләренең яраткан әниләренә һәм әбиләренә искиткеч матур шигырьләрен бүләк иттеләр. Нәни кызлар төркеме «Песня мамонтенка», «Мама милая моя», «Мама, я целую твои руки» җырларын башкардылар. Әниләр чиксез сөенделәр, мондый очрашуларны тагын да үткәрүебезне сорап калдылар, дип хәбәр итә Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.