Малтабарда инвалидлар ункөнлеге уңаеннан кичә узды

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Тукай районы Малтабар авылында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан җылы кичә узды. Анда авыл җирлеге башлыгы чакырылган һәр кунакка бүләк тапшырды, ә бәйрәм табыны әзерләү максатыннан матди ярдәмне  Тукай районының имам -мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов үз өстенә алган.  Кичәгә җыелганнар бергәләшеп дога кылды, вәгазь тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International