Районыбызда бильярд ярышлары буенча ачык турнир үткәрелде. Ул ике этапта узды: I этап – Биклән, Калмия, Новотроицкое зоналарында сайлап алу булды, II этап Новотроицкое авылының мәдәният йортында үтте, анда уеннарның финал өлешенә йомгак ясалды. Нәтиҗәдә беренчелекне Руслан Сәгъдуллин (Шилнәбаш) яулап алды. II һәм III урыннарны Азат Әһлиев (Калмия) белән Максим Арбузов (Новотроицкое) бүлеште.