Күзкәй китапханәсендә әниләр көненә багышланган “Тәрәзәдә әни күзләре”дигән темага бәйрәм булды

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Күзкәй китапханәсендә әниләр көненә багышланган “Тәрәзәдә әни күзләре”дигән темага бәйрәм булды. Бәйрәмгә авылыбызның атказанган терлекчеләре Хәйретдинова Тәзкирә, Бадертдинова Әлфия, Ахметвалиева Мөслимә килгән иде. Алар үзләренең гыйбрәтле тормыш юлы һәм хезмәтләре белән уртаклаштылар. Әниләрне котларга мәктәп укучылары да кереп ,шигырь сөйләүләре бәйрәмгә ямь өстәде. Ә блиц-турнирга барлык әниләр дә бик теләп катнаштылар. (Китапханәче Шайхнурова Т.А.)

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International