28 ноябрь көнне Мусабай-Завод мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан кунелле бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һһәм урта мәктәп укучылары барлык әниләрне гүзәл бәйрәмнәре белән котлап җырладылар, әниләр турында матур шигырьләрен сөйләделәр. Алга таба бәйрәм «әдәбият елы» уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче тарафыннан балалар белән әзерләнгән Туфан Минуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы» спектакле белән дәвам итте. Спектакльдә балалар чын осталыкларын курсәттеләр.Тамашачылар балаларның чыгышларын бик ошаттылар, аларга алга таба да иҗади уңышлар теләделәр.