Биклән авылы китапханәсендә«Буләк итәм йөрәк жылысын» дип аталган кичә утте.

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Биклән авылы китапханәсендә 7 декабрь көне Инвалидлар көненә багышланган «Буләк итәм йөрәк жылысын» дип аталган кичә утте. Чәй өстәле янына жыелган авылдашларыбызны ин әлек авылыбыз жирлеге башлыгы Мансур Сахбеев котлады, ин жылы теләкләрен авылыбызнын имам-хатыйбы Модәфис Ахунов, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина житкерде – сәламәтлек, сабырлык, озын гомер теләде. Әлеге кичәгә концерт программасы да әзерләнгән иде. Китапханә мөдире Гөлнара Мирходжаева житәкчелегендә балалар матур шигырьләр, жырлар башкарды, заманча сәхнәләштерелгән «Шалкан» әкиятен курсәттеләр. Авылдашыбыз Рәзинә Сәетгәрәева ижат иткән шигырьләр һәм жырлар кичәбезгә ямь өстенә ямь өстәде. Баянчыбыз Илдус Абдуллинга кушылып жырчыларыбыз Рәдиф Сираев, Римма Гимадиева, Фәния Абдуллина, Фирия Гарипова, Шәргыя Әхмәтова, Рузилә Костина ин матур жырларын буләк иттеләр. Бәйрәмгә чакырылучылар жырларны тынлап кына калмады, узләре дә кумәк жырлашып кунел ачтылар. Шулай ук инвалидлар бильярд, өстәл уеннары уйнады, газета – журналлар укыды. Бәйрәм ахырында алар оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен әйтеп өйләренә таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International