4 ноябрь 2015 нче елда Боерган авылы “Акчарлак” күпфункцияле үзәгендә “Өмет яшәтә кешене”дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмгә 69 кеше чакырылды,бәйрәм өстәле әзерләнде. Чараны авыл китапханәсе мөдире Сәлимова Флүзә һәм мәдәният йорты директоры Фәттахова Рәхилә әзерләделәр һәм алып бардылар. Бәйрәмне үзләренең матур ,эчтәлекле, чыгышлары белән “Яран гөл” фольклор коллективы бизәде.
Инвалид Мухаметов Галимҗанның чыгышы нур өстенә нур булды.Бәйрәмебезгә килүчеләрне авыл җирлеге башлыгы Камилянов Зарифян Махмутович һәм район вәкиле Гәрәев Илнур Ракипович котладылар,җылы теләкләрен җиткерделәр.
Китапханә мөдире Салимова Ф.М.