Коррупциягә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

7 декабрьдә Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Лаеклы бүләкләрне укучылар, студентлар һәм журналистлар алды.

Бүләкләү тантанасын ачып, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев билгеләп узганча, ТРда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан очрашу күркәм гадәткә әверелде. Ул ассызыклаганча, җәмәгатьчелек катнашыннан башка коррупциягә каршы көрәшеп булмый. 

  ТР Мәгариф һәм фән министлыгы мәгълүматлары буенча, ел дәвамында "Илемнең киләчәге - минем кулларда" дигән иншалар конкурсы, "Коррупциягә "Юк!" диик", иҗади конкурсы, "Гадел яшәргә кирәк" бәйгесе үткәреде.Конкурста Мәләкәс  мәктәбе укучысы "Плакат"  конкурсында җиңүче булды һәм   мактау кәгазе белән бүләкләнде. Җитәкчесе  Самойлова Гульнар Исмагиловна

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International