“Коррупциягә каршы көрәш һәм аны кисәтү чаралары” темасына очрашу үтте( Мусабай Завод)

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

 9 нчы декабрь сәгать  11 дә Мусабай Завод урта мәктәбендә  укучылар белән “Коррупциягә каршы көрәш һәм аны кисәтү чаралары” темасына очрашу үтте. Катнаштылар: район башлыгының коррупциягэ каршы көрәш буенча   ярдәмчесе   Рубис Лотфуллович  Гитиятуллин, прокурор ярдәмчесе Марат Гумарович Хайруллин, җәмгыять белеме укытучысы Калимуллина Сиринә,  тарих фәне укытучысы Нуртдинова Элвира һәм катапханә мөдире Тахавиева Флүзә. Аларның чыгышлары тыңланды. Очрашу сорауларга җавап рәвешендә дәвам ителде. Чара бик җанлы мохитта  үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International