“ЭКОлидер“ бәйгесендә

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “ЭКОлидер“ бәйгесе игълан иткән иде. Бәйге әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкны экология проблемаларына тарту, шулай ук табигатьне саклау юнәлешендә эшчәнлек алып баручыларны хөрмәтләү, бүләкләү максатыннан үткәрелә. Бәйге эшләренә  нәтиҗәләр   чыгарылды. Анда Теләнче- Тамак  мәктәбе" Белем бирү  учреждениеләрендә экологик тәрбия" юшәлеше буенча  1 нче урынга лаек булды. 8 декабрь көнне аларны «Пирамида» (Казань) мәдәни үзәгендә бүләкләү тантанасына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International